Спорт

«Ачык ишек»кә рәхим ит

Физкультура, спорт һәм туризм буенча Идел буе дәүләт академиясе быел да ачык ишекләр көне үткәрә.

Мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучыларыннан һәркем әлеге чарада катнаша ала. Моның өчен Казан шәһәренә «Универсиада авылы» урамы, 35нче йорт (уку-лаборатория корпусы) адресына килергә кирәк. Ишекләр 15 февраль көнне 14 сәгатьтә ачыла. Төгәл мәгълүмат алыйм дисәң (843) 294-90-90 телефоны буенча шалтырат яки академиянең http://sportacadem.ru рәсми сайтына кереп кара.


250

Нет комментариев