Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бадминтончыларыбыз икенче.

Алла да уйнап карадылар бадминтончыларыбыз. Кайда дисезме? Минзәләдә.

Биредә авыл яшьләре арасында узган "Сәламәтлек" спартакиадасының бадминтон буенча республика финал ярышлары булып узды. 23 район командалары арасында безнекеләр "ут" күршебез сабалылардан гына калышып икенче булдылар.
Районда әле генә оешкан бадминтон өчен бу җиңү - безнең өчен әйтеп бетермәслек зур шатлык. Казанда узган Универсиада уеннарында хөкемдарлык иткән Рәмзил Гафетдинов районыбыз өчен аеруча үз тырышлыгын куя. Бу юлы да ирләр арасында аңа тиңнәр булмады. Расил Мөхәммәтгалиев белән парлы уенда да алар беренчелекне кулдан ычкындырмадылар. Рәмзилебез Илүсә Заһидуллина белән катнаш парлар уеннарында да беренчелекне яуладылар. Кызларыбыз Илүсә Заһидуллина һәм Диләрә Мөҗиповалар парлы уенда өченче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250