Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәйрәмнәрдә Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары булачак

Бәйгедә район территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма һәм учреждениеләр командалары көч сынашачак.

5 ноябрь көнне «Кариле» спорткомплексында Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары узачак.

Бәйгедә район территориясендә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма һәм учреждениеләр командалары көч сынашачак. Татарча көрәш бәйгесендә ярыш көненә 18 яше тулган һәм аннан өлкәнрәк көрәшчеләр катнашу хокукына ия. Командалар составына, әти-әнисе рөхсәте белән, 2005 елгы ике яшүсмерне кертү мөмкинлеге дә каралган.

Тимирязев исемендәге җәмгыять призына көрәшүчеләр 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг. кадәр һәм аннан авыррак үлчәү категорияләрендә бил алышачак.

Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Бүгенге көндә дә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан-буынга тапшырылучы изге ядкарь, районыбыз җирлеге дә мәртәбәле бәйгеләрдә, Сабантуйларында келәм тоткан нык билле, егәрле, көчле көрәш батырлары белән горурлана ала.

Милли көрәш бәйгесендә катнашучы командалар иртәнге сәгать 8.00 – 9.30да теркәлү һәм үлчәнү узачак, 10.00 сәгатьтә көрәш башлана.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев