Каратэ күркәм һәм игелекле спорт төре. Бүгенге ул Россиядә яшьләр арасында да, аларның ата-аналары арасында да бик популяр.
Каратэ турында күпләр кинофильмнардан карап беләләр һәм аны Көнчыгыштагы сугыш төре дип саныйлар. Әмма каратэ әле ул, сугыш сәнгате булудан бигрәк, тирән фәлсәфәгә нигезләнгән яшәү рәвеше дә.
Без, әти-әниләр балаларыбызны әлеге спорт секциясенә физик яктан бик көчле итү максатыннан китердек. Кыскасы, сугышканда дошманыңның, ярышларда исә көндәшеңнең һөҗүмнәреннән саклану, кирәк булган очракта, дөрес итеп җавап кайтара алуны төп максатыбыз иттек. Каратэ кешене физик яктан көчле итеп тәрбияләүдән тыш, аны сынмас рухлы, курку белмәс итә. Безнең районда бу спорт төре белән талантлы тренер Альберт Бәзәгетинов шөгыльләнә, - ди күп тапкырлар чемпион исеменә лаек булган Артем Федоровның әнисе Гүзәл.
Тренер сүзләренчә, башка спорт төрләрендәге кебек үк, каратэ белән никадәр иртә шөгыльләнә башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Иң кулай вакыт 5-6 яшь. Балалар бу яшьтә бик җиңел тартыла, икенчедән, техник элементлары бик тиз өйрәнәләр һәм башкаралар. Баштарак секциядә шөгыльләнүләрне кызыклы уен итеп кенә кабул итәләр, әмма тора бара әлеге күнекмәләр көчле корал булып эшкә җигелә.
15-16 октябрь көннәрендә Казанда каратэ буенча Идел буе округы чемпионаты үтте. Балтач спортчылары ярышларда матур уен күрсәтеп, медаль, Мактау таныклары һәм кубокка ия булды.
30 октябрьдә исә районыбызның танылган 10 каратисты кекусинкай каратэ буенча Мари Иле Республикасы беренчелегендә катнашып, зур җиңүләр белән кайтты. Артем Федоров, Салих Зарипов, Алина Якупова - беренче, Әмир Бәзәгетинов һәм Якуб Зарипов өченче урын яулады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев