Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач көрәшчеләрен барлый...

Кичә муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин көрәшчеләрне район Советының кече залына җыйды.

Менә көрәш сезонына аяк бастык. Аны 1996-98 елгы көрәшчеләребез Арбор җирлегендә ачып җибәрде. Шушы шимбәдә исә алар Алабугада "Татарстан яшьләре" газетасы призына ярышларда катнашып кайттылар.
Рамил Рәшитовичның сүзе дә менә шул шатлыклы хәбәрдән башланды. Егетләребез 46 команда арасында күршеләребез кукмаралылардан гына калышып икенче урынны яуладылар. Призерларыбызда бар. Алар Яңгулдан Илдан Әхмәтханов һәм Айрат Хәйруллин.
Алда тагын да зур ярышлар. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышлар. Инде үткән атнада ук "Балтач" универсаль спорт залында көрәшчеләр махсус хәзерлекне башлап җибәрделәр. Монысына карата район башлыгы үзенең кәнагатьсезлеген белдерде. Бүгенеге көнгә кадәр оешып җитә алмыйлар икән. Алда инде санаулы гына көннәр калып бара.
Сөйләшү барышында район башлыгы һәр көрәшчегә аерым тукталып, сәбәпләрне ачыкладылар. Көрәшне киләчәк үстерүнең оптималь вариантлары эзләнде, бурычлар куелды. Сөйләшүдә район башлыгы урынбасары Н.Сабирҗанов, район башкарма комитет җитәкчесе Р.Шакиров, аның урыбасары И.Гайнетдинов, район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ф.Нәбиуллин катнаштылар, үз фикерләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250