Декабрь башында район үзәк китапханәсендә Фоат Йосыпов истәлегенә шахмат турниры узды.
Ярышлар зурлар һәм 1-5 сыйныфта укучы балалар катнашында үтте. Җиңүчеләргә килгәндә балалар арасында беренчелекне Балтач мәктәбеннән Әмир Абдрахманов яулады. Икенчедә - гимназия укучысы Данил Закиров, өченчедә - Казаннан Албир Хөснетдинов. Зурлар арасында Карадуганнан Камил Хөснетдиновка тиңнәр булмады. Салавычтан Марсель Йосыпов белән Нормадан Ландыш Гарифуллина икенче һәм өченче урыннар өчен көрәште.
Йосыповлар гаиләсе һәр катнашучыга бүләк әзерләгән иде. Әле алай гына да түгел, мәрхүмнең улы Марсель шахмат уенын пропагандалаган райондашларыбыз Балтачтан Камил Мөхәрләмовка, Соснадан Габрәфыйк Фәйзрахмановка, Бөрбаштан Тәнвир Галимовка, Чепьядан Илнур Мәрдәновка медальләр дә тапшырды. Шулай ук район яшьләр эше һәм спорт бүлеге тарафыннан да шахмат ветераннарына рәхмәт хатлары бирелде. Ярышлардан һәркем канәгать булып таралышты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)



Нет комментариев