Язга аяк басу белән ни хикмәт чаңгыга басучылар саны арткан шикелле тоела. Чаңгы тотып "Сабантуй" ял паркына иртән дә, көндез дә, кичен дә баручыларны еш очратам.
- Әлеге ярышны уздырырга бик күптәннән хыялландым. Алдан ук мәктәпнең игъланнар тактасына белдерү элдек. Катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Мин үзем фанат булмасам да, чаңгы шуарга бик яратам. Максатым да укучыларны чаңгыга тарту иде, - ди Руфия.
Ярышларда башлангыч сыйныфлар да катнашты. Аларга исә призны Балтач урта мәктәбенең физкультура укытучысы Ленур Галимҗанов приз әзерләгән иде.
- Чаңгының чын фанаты ул Ленур, шунлыктан башлангычлар да нәүмиз калмасын дип аларга үзе приз әзерләде. Җиңүчеләргә грамоталардан тыш, акчалата приз тапшырылды, - ди ярышларның төп сәбәпчесе.
Кыш буе бер генә көн дә чаңгыга басмый калмаган, әле кайбер көннәрдә берничә мәртәбә чаңгы юлларын ураган Руфия Әдһәмовна яхшы чаңгы трассасы белән тәэмин иткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен ирештерә. Балалар моны күрсен, аңласын иде, ди ул аларның сәламәтлеге турында кайгыртып. Без исә әле матур башлангычның дәвамлы булуын телибез.






Нет комментариев