Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Бер Алиядә генә дә дүрт медаль!

Медальләр яңгыры

— Балтач узган атнаны медальләр яңгырына кинәнде, — дип белдерә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. — Районыбыз спортчылары Рәсәйнең дүрт төбәгендә ярышып, бер атна эчендә 86 медаль алып кайтты.

 

Йөзүчеләребез Ижау каласында 68 медаль яуласа, Уфа шәһәрендә кул көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионатында 20 спортчы катнашып, 10 медальгә ия булдык һәм  Татарстан җыелма командасы беренче урынга чыкты. 

 

Чаңгычы кызыбыз Алия Исрафилова куандырганнан куандыра килә. Ул Зәй шәһәрендә узган Федераль округ беренчелегендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, классик спринтта алтын медаль яулады. Шулай ук Федераль округ беренчелегендә Татарстан Республикасының беренче кызлар җыелма командасы алтын медальгә ия булды, команда составында чаңгычыбыз Алия Исрафилова да бар. Дүрт медаль алды Алия –  бер көмеш, өч алтын.  Шулай итеп Алиябез чаңгы спорты  буенча  Рәсәйнең  спорт остасы дигән исемнең нормативын үтәде. 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында узган «Сабантуй» журналы призларына көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Балтач районы командасы 57 команда арасында 3 урын яулады.

 

1-7 нче февраль көннәрендә Волгоград шәһәрендә Балтач районының хоккей командасы Татарстан данын яклап, 2008-2009 елгы егетләр арасында Бөтенроссия «Алтын алка» ярышында катнаштылар һәм Рәсәйкүләм ярышта җиңү яуладылар. 3 яшьтән алып 60 яшькәчә райондашларыбыз арасында чаңгы ярышы узды. Рәхмәт тренерларга, җирле федерация вәкилләренә, эшмәкәрләргә, спорт сөюче фанатларга.

 

Рөстәм Заһидуллин атналык киңәшмәдә «Әти, әни, мин — хоккей сөюче гаилә» дигән киң масштаблы спорт фестивален оештыручы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Рәхмәт хаты иң беренче һәр инициативаны күтәреп алып, аның хәл ителеше белән даими кызыксынып торган Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинга, оештыру эшләрен җиренә җиткергән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка, район мәгариф идарәсе башлыгы Ринат Камиловка, спорт бүлеге җитәкчесе Марат Исмәгыйлевка, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Дилүс Нуриевка, район спорт бүлеге белгече Зөлфәт Нәбиевка бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы