Чаңгычыларның физик мөмкинлекләрен ачу максатыннан, республикабызда ел да Татарстан беренчелеге уза.
Аның быелгысы Алабуга шәһәрендә 1999-2000, 2001-2002, 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узды. СССРның спорт остасы Рәлиф Әскәров кул астында шөгыльләнүчеләр әлеге ярышларда матур гына күрсәткечләргә ирештеләр. Иң куандырганы - чаңгы роллерларында 2002-2003 елгылар арасында 3 километрлы арада Аяз Исрафилов 92 узышчы арасында икенче булды.
Нет комментариев