Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чаңгычы, марафончы...

Арча районы Хәсәншәех авылында туып-үскән кызның спортка мәхәббәте мәктәп елларыннан башлана. Тик менә әлеге мавыгуының җимешләрен ул Балтач районында татый һәм безнең район данын еракларга таныта.

Сүзем, Балтач гимназиясендә балаларга физик тәрбия бирүче Фәридә Нәкыйпова турында.

Күпбалалы, хезмәт сөючән гаиләдә туып-үсә Фәридә апа. Әти-әниләре кечкенәдән һәрбер эшнең үз тәртибе булуын төшендереп үстерә аларга. Мәктәптә яхшы укыган, алай да физкультура дәресләрен якынрак күргән Фәридә мәктәпне тәмамлагач башта техникумда, ә аннан соң физкультура институтында белем алып, Балтачка кайтып урнаша. Яңа тормыш юлына атлаган беренче адымнарыннан аның янәшәсендә сөйгән яры Гадил була. Алар 9-10 сыйныфларда Апаз авылы мәктәбендә бергә укый, аннан соң егетне армия сафларына алалар. Арада сөю тулы хатлар йөри. Әлеге еллар аларның хисләре ныклыгын исбатлап, бер-берсе өчен яралган булуын күрсәтә. Шулай итеп яңа Нәкыйповлар гаиләсе туа. Бер-бер артлы ике кыз гаиләгә аваз сала, яңа йорт төзү мәшәкатьләре дә әйләнеп узмый Нәкыйповларны. Ләкин болар бар да шатлыклы вакыйгалар гына була. Һәм бүгенге көндә дә алар әлеге бөтенлекләренә шөкер итеп, оныклары өчен яраткан әби һәм бабай булып гомер кичерәләр.
Кышын чаңгыдан өзелмәгән, җәйләрен йөзәргә бик яраткан һәм һәрчак йөгерүне беренче урынга куйган Фәридә Сәвилевна күп кенә яшьләрнең дә борынына чиертерлек әле. Спорт дөньясында ирешкән уңышлары әлеге сүзләрне исбатлый. 25 ел балаларга физик тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче Фәридә Сәвилевна егет-кызларда спортка карата кызыксыну уята, аларны көчле, нык, түзем булырга өйрәтә. Бу мәктәп олимпиадасы ярышларында да ачык күренә. Район олимпиадасында укучылары җиңүче булып, республика күләмендә призлы урынны яулап киләләр. ГТО нормаларын алтын билгесенә тапшыручылар да аның шәкертләре, ә быел андыйлар бишәү булды. Район, республика күләмендә үткәрелүче спорт ярышларында да аның укучылары гел уңышлы чыгыш ясый. Һәм әлбәттә, әлеге зур җиңүләрдә укучыларга илһам бирүче - ул Фәридә Сәвилевна. Боларның бөтенесен ул үз мисалында - балалар белән генә түгел, ә үз өстендә эшләп дәлилли. Быел олуг хөрмәткә лаек укытучы районыбызда үткәрелгән «Ел укытучысы» һөнәри конкурсында "Сәламәтлекне ныгытучы, саклаучы укытучы" номинациясендә җиңүче булып танылды.
1992 елдан Фәридә Сәвилевна Балтач районы өчен төрле спорт ярышларында чыгыш ясый. Аны күбрәк чаңгычы буларак беләләр. Чөнки барлык чаңгы ярышларында да ул гел призлы урыннар ала, яшьләр белән алгы рәтләргә басып, алар белән узыша. Чаңгы буенча спорт мастерлыгына кандидат исемен йөртә, "Физик культура һәм спорт отличнигы" билгесенә ия. Республика буенча үз яшь категориясе арасында гел беренче урыннар яулап, Татарстан данын яклап, чит төбәкләрдә дә чыгыш ясый. Идел буе Федераль округы беренчелегенә үткәрелүче чаңгы ярышында - 1 һәм 2нче, ә Рәсәй буенча 2 һәм 3нче урыннар яуларга иреште. Фәридә Сәвил кызы чаңгы белән генә чикләнеп калмыйча, ерак аралы дистанцияләргә йөгерергә дә ярата. Район тарихында беренчеләрдән булып 2012 елда Мәскәү шәһәрендә узган Халыкара марафонда 42 чакрым 195 метр араны йөгереп, 3нче урынны яулады.Һәр ел Мәскәүдә, Казанда, республика шәһәрләрендә үтә торган марафоннарда катнаша һәм барган саен урынсыз кайтмый.12 август көнне Яр Чаллы шәһәрендә үтүче марафонга әзерләнүче спортчыбызга, һөнәри бәйрәме уңаеннан ныклы сәламәтлек, бәхет, куанычлар, үзенең уңышлары белән безне киләчәктә дә куандыруын, юллары гел уң булуын теләп калабыз!
Укучылары өчен хөрмәтле остаз, гаиләсе өчен җан атып торучы әни һәм хатын, ә туганнары өчен гел кайгыртучан сеңел һәм апа ул Фәридә Сәвилевна. Йөзеннән елмаюы китмәгән, гел оптимист рухта булган, киләсе көн өчен алдан кайгыртып яшәве белән дә олуг хөрмәткә лаек шәхес ул. "Эшләгән эшеңне яратырга, аннан тәм табарга һәм иң мөһиме үзалдыңа әлеге эшкә өндәүче максат куярга кирәк. Барлык олуг җиңүләрнең сере шунда", дип елмая Фәридә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250