Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Егет егәрлеге герләрдә

Казан шәһәрендә гомер итүче райондашыбыз Шеңшеңәр авылы егете Рамил Зарипов зур спорт аренасында чыгыш ясап, үзенең җиңүләре белән даими сөендереп тора.

Әле күптән түгел генә Ютазы районы Урыссу бистәсендә узган гер спорты буенча Татарстан беренчелегендә, ике герне бергә этәрү эстафетасында, герне 110 мәртәбә этәреп һәм ыргым ысулы белән чөеп, 75 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион булып та­нылган иде. Шуннан соң Рамил Казахстанга чакыру алды. Казах­станның Аксу шәһәрендә Казахстанның гер спорты буенча атка­занган тренеры Пантелей Филликидиның 60 яшьлек юбилеена ба­гышланган Халыкара турнирда Рамилебез янә үзенә тиңнәр бул­мавын раслады. Ике алтын медаль белән бүләкләнде. Бүгенге көндә ул тагын да зуррак аренага чакырулы. Чәнти бармагы белән берьюлы бәйләп куелган 32 килограммлы өч герне күккә чөеп, бөтен дөньяны шаккатырган П. Филликиди бүгенге көндә Грециянең Афина шәһәрендә яши икән, хәзерге вакытта дөнья чемпионатын уздыруга зур хәзерлек эшләре алып бара. Күптән түгел Грециядә узган дөнья беренчелегендә безнең Рамил көмеш медаль яулады. Горурланабыз синең белән хөрмәтле райондаш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев