Физкультурачылар көнендә балтачлыларны сюрприз көтә!!!
Спорт

Физкультурачылар көнендә балтачлыларны сюрприз көтә!!!

8 август - сишәмбе көнне районыбызда зурлап "Спортчылар, физкультурачылар көне" билгеләп үтеләчәк.

Районыбыз тормышы һәм гомумән, барлык төр чаралар да ярышлар, төрле бәйгеләр, спорт фестивальләре, оешма-учреждениеләр арасында уза торган спартакиадалар белән үрелеп бара. Спортка караш елдан-ел арта, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчелеге тарафыннан максатчан эшләр башкарыла.

Балтачыбызда спортны үстерүгә керткән өлешләре өчен райондашларыбыз хөрмәтенә 8 август көнне Балтач бистәсе үзәгендәге ял паркында 19.00 сәгатьтә бәйрәм чарасы була.

Программада мавыктыргыч уеннар, күңелле бәйгеләр, җыр-бию, дәртле музыка булачак. Үзешчәннәребез һәм популяр эстрада артистлары сәхнәне кыздырачак. Ә бәйрәмнең зур бүләге әлегә сер булып калсын, анысын мәйданга килгәч күрерсез!!!

Рәхим итегез!!!

250

Нет комментариев