Хәбәрчебез янә җиңүчеләр арасында (фото)
Спорт

Хәбәрчебез янә җиңүчеләр арасында (фото)

Татар халкының иң дәрәҗәле турниры булган «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелгән ярышларда иң оста тренерлар, көрәшчеләр, командалар белән беррәттән, татар милли көрәшен матбугатта чагылдырып баручы иң яхшы спорт журналистларын да ачыклау матур традициягә әверелде.

Ә монысы исә, районыбыз өчен аеруча куанычлы. Республиканың дәрәҗәле спорт журналистлары арасында без ел да газетабызның штаттан хәбәрчесе Нурзада Гәрәй улы Сәмигуллинны күреп аеруча шатландык. Үзенең матур язмалары белән районыбыз халкы алдында абруй казанган хәбәрчебез быел да иң яхшы журналистлар арасына эләгеп, республика көрәш федерациясенең Дипломы һәм акчалата бүләгенә лаек булды. Хәбәрчебезгә бүләкне Зәй район башлыгы Рәзиф Кәримов тапшырды. Хәбәрчебезне янә олы җиңүе белән котлап, аңа киләчәктә дә зур уңышлар теләп, аның матур язмаларын көтеп калабыз.

250

Нет комментариев