Бүген ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов эшлекле сәфәр белән Балтачка килде.
Балтачыбызга булган эшлекле сәфәре вакытында Тимур Сөләйманов Гадил Гарифуллин гаиләсендә кунакта булды. «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында субсидия алып тораклы булган яшь гаиләнең тормыш-көнкүреше белән танышкач, алар өчен куануын белдерде министр.
Нет комментариев