Беренче тапкыр Казанда хайдайвинг (югары биеклектән суга сикерү) буенча дөнья Кубогы ярышлары узачак.
Әлегә башкалабызда хәзерлек эшләре бара, Игенчеләр сарае янында Казансу ярына спортчылар өчен махсус 27 метрлы вышка төзелә.
Вышканы 26нчы июльгә төзеп бетерәчәкләр, гомумән әлеге чарага хәзерлек эшләре 1 нче августка тәмамланачак дип белдерде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов видеоконфернеция режимында узган брифингта.
Фото: http://inkazan.ru/kubok-mira-po-haydayvingu-proydet-v-kazani/
Нет комментариев