Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләр күңелләрдә сүнеп барган өмет чаткыларын кабат тергезеп җибәрделәр (фото)

Район башлыгының, үзе танылган көрәшче буларак, район башкарма комитет җитәкчесенең дә даими булышлыгын тоеп яшибез.

Һай, булдырды бит, егетләребез...  Авыл хуҗалыгы академиясенең «Тулпар» спорт Сараенда 2002-2003 елгы егетләребез Татарстан беренчелегендә лаеклы рәвештә җиңу яулап, күңелләребездә сүнеп барган өмет чаткыларын кабат тергезеп җибәрделәр.

Соңгы вакытларда мондый җиңүләребез бик көттереп кенә килә торган вакыйгага әйләнеп бара шул.

Инде, бу бәйгедәге бил алышкан көрәшчеләребезгә килсәк, Чепьядан Ильяс Йосыповның /60 кг./, Смәелдән Илгизәр Галимуллинның /85 кг./ -  икенче, Нормадан Әдел Фазылҗановның /85 кг/, Аланнан Инсаф Хәйруллинның /90 кг./ - өченче, ә инде Чепьядан Рөстәм Сираҗиевның /100 кг/ пьедесталның иң югары баскычына күтәрелүе командабызның беренчелеккә чыгуына бернинди шик калдырмады. Хәер, бу җиңү минем беренче әйләнешнең протоколына күз төшерүгә күңелемә килгән иде инде. Уйлануларым рас килде дә куйды, бит, рәхмәт төшкересе.

Кабат, сүнгән өмет чаткыларына кире әйләнеп кайтып, үткән атнада үзенең бертуган Хәйретдиновлары белән дан тоткан Арбор авылында 2005 елда туган балалар арасында узган сезон ачылышы ярышыннан бераз кәефсезләнеп кайтырга туры килгән иде. Хәтта берничә көн кулга каләм аласы да килмәде.

Юк, бу кәефсезләнү традицион ярышны өч дистә елга якын уздырып килүче «Арбор » җәмгыяте, мәктәп җитәкчелекләренә бөтенләй кагылмады. Тырышалар алар, афәриннән башка сүз юк аларга. Сәбәпләре башкада булып чыкты.

Соңгы вакытта бөтен ил буенча барган демографик вәзгыть үзен нык кына сиздерә башлады. Көрәшчеләребез саны кимүгә китте. Заманында үзенең көрәшчеләре белән дан тоткан Яңгул авылында үсеп килүче буын белән шөгыльләнергә ник бер тренер табылсын. Ничарадан-бичара бу эш белән шөгыльләнүне Балтачтан йөреп эшләргә Илшат Корбановка йөкләргә туры килде. Билгеле, авырга киләдер остазыбызга. Әле бит ул Алан, Бөрбаш балаларын да шөгыльләндерә. Аннан тагын бер проблема, балалар шөгыльләнеп тә, район ярышына йөрми башладылар. Менә бу ярышка да Яңгулдан ник бер бала килсен. Әти-әниләр белән дә эшләү җитмиме шунда...

Ни дип уйларга да белмәссең инде. Югыйсә, төбәкләребездә нинда генә ситуация тумасын, барысын да вакытында хәл итеп барабыз шикелле. Район башлыгының, үзе танылган көрәшче буларак, район башкарма комитет җитәкчесенең дә даими булышлыгын тоеп яшибез, югыйсә. Яңа сайланган федерация рәисе дә гел эзләнүдә, уйлануда инде.

Инде ярышыбызга килсәк, гадәттәгечә матур узып китте ул. Ел буе барган ярышларның нәтиҗәсе буенча быел җәмгыять тарафыннан куелган сәпидкә Әхәт Әскаров лаек булды. Әхәттән бигрәк әтисе сөенде әле аның бу олы бүләгенә. Үзләренең яулаган дан шөһрәтләрен югалтмыйча саклап киләләр арборлылар, рәхмәт аларга.

Инде җиңүчеләр белән дә танышырга вакыт җитте, кебек 36 килограммга кадәр авырлыкта- Рузәл Галимуллин /Смәел/, Билал Галимуллин /Бөрбаш/, Ислапм Галиев /Балтач/, Ирек Бикбов /Чепья/. 40 кг. да- Ильяс Нәбиев /Смәел/, Тимур Пыстин /Малмыж/, Рәсул Шәйхиев /Арбор/, Алмаз Хафизов /Нөнәгәр/. 45 кг. да- Ильяс Галиев /Иске Йорек/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Зөфәр Галиев /Балтач/, Данияр Мәннапов /Салавыч/. 50 кг. да- Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Әхәт Әскаров /Арбор/, Кәрим Гарифуллин /Норма/. 55 кг. да- Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Дмитрий Никифоров /Чепья/.60 кг. да-Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Газинур Гарипов /Смәел/, Аяз Йосыпов /Пыжмара/.65 кг. да- Әлфис Галимов /Бөрбаш/, Ильяс Йосыпов /Чепья/, Кәрим Гарипов /Арбор/, Айзат Апанов /Салавыч/.70 кг. да- Данил Емелин /Смәел/, Айнур Гарифуллин /Норма/.75 кг. да- Рәнис Зарипов /Чепья/, Аяз Хәйретдинов /Балтач/. 80 кг. да- Фидан Гарифуллин /Норма/, Ильяс Шакиров /Арбор/, Юныс Әхмәдиев /Смәел/, Фәнил Закиров /Норма/.90 кг. да-Равшан Галиев /Смәел/, Сөләйман Галимуллин /Балтач/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/.90 кг. нан югары-Кәрим Низамов /Арбор/. 
 

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев