Мари Элда без беренче (фото)
Спорт

Мари Элда без беренче (фото)

25 март көнне Мари-Төрек бозында күптән түгел вафат булган, хоккей сөючеләргә таныш булган Сергей Гимаев истәлегенә ярышлыр булып узды.

Анда Мари Элныӊ Бәрәӊге, Мари-Төрек командалары белән бергә, Норма, Чепья һәм Түнтәр егетләреннән торган «Балтач» командасы катнашты һәм уӊышлы чыгыш ясады. Һәр уенда осталык һәм җиӊүгә омтылыш белән уйнап хоккейчыларыбыз барлык көндәшләрен җиӊеп, беренче урынны яуладылар. Егетләребез үз чиратында командага шушы турнирда катнашу мөмкинлеген тудырган һәм финанс ягыннан саллы ярдәм күрсәткән шәхси эшмәкәр Илшат Шакировка үзләренеӊ рәхмәтләрен җиткерәләр. Ә без, егетләребезне чираттагы уӊышлары белән котлап, киләчәктә дә матур уеннары белән сөендерерләр, дип ышанып калабыз. «Ак барс» ике уен оттырды, дип алардан үрнәк алырга ярамый, безнеӊ җан атар өчен үзебезнеӊ район командабыз да бар. Әфәрин егетләр!!!

250

Нет комментариев