Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Матур кичерешләргә бай ярыш...

Ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде сез ул балаларның ярыш беткәннән соң... Кайсы утка куеп конверт эчен барлый, кайсы кулларына бирелгән бик матур открытканы укый.

Мин дә укыдым, кызыксынып."Хөрмәтле дустым!.Син бүген келәм батыры булдың. Чын күңелдән котлыйбыз , без Синең өчен бик шат. Бәлки бу синең беренче җиңүендер, бәлки син үзеннең батыр икәнлегенне янәдән бер кат исбатлагансыңдыр.Батырның рухи дөнҗясы бай, күңеле матур икән-ул тагын да күркәмрәк. Андыйлар тормышта да, яшәеш келәмендә дә бил бирми.Фикереңне ныгытырга, начарын яхшыдан аерып дөрес юл сайларга ярдәм итәр дигән ният белән сиңа "Шәһри Казан" газетасын бүләк итәбез."

Нинди мәгьнәле, матур сүзләр. Ярышларның төп иганәчесе, элеккеге колхоз рәисе мәрхүм Билсур Мәгьсүм улы Зәкиевның улы Роберт 1-4 урыннарны алучыларны акчалата бүләкләр белән сөендерсә, икенче авылдашлары, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Зөлфия Хәлиуллина исә чемпионнарны киләсе ярты еллыкка подписка белән бүләкләде.

Аннары тагын бер келәм батырыбыз Булат Хадиевның әти-әниләре Харис әфәнде белән Рафилә ханымнар бер ярышны да бүләксез калдырмыйлар. Бу ярышларга да алар 4 көрәшчегә махсус бүләкләрен куйганнар иде. "Арбор " хуҗалыгы рәисе Хәмит Сәетович турында әйтеп тә торасы юк инде. Аның тырышлыгы белән мәктәп ашханәсе балаларны, килгән кунакларны тәмле ашлары белән сыйлап кына тордылар. Пешекче кызларыбызга рәхмәт. Менә шушындый матур традиция инде сигезенче елын дәвам итә. Ул минутларда мәрхүм үзе дә сөенеп яткандыр. Урыны оҗмахта булсын! Менә шуңадыр да Билсур Мәгьсүмович истәлегенә ярышларга балалар атлыгып тора.
Ярышларга килсәк, ул матур гына ачылды, матур гына тәмамланды. Балтачтан Рәдиф Гариповның травма алуын исәпкә алмаганда... Батыр ярасыз тормый инде,ул. Хадиевлар гаиләсенең бер бүләге шушы егеткә бирелде. Калганнарын Яңгулдан Илсаф Рәфыйковка, Нормадан Раиф Гыйматдиновка, Чепьядан Рәнис Садыйковка тапшырырга дигән карарга килде, хөкемдарларыбыз.
Кыска гына тәнәфес вакытында Роберт әфәнде белән дә сөйләшеп алдык. "Көрәшче балалар саны елдан-ел кимүгә бара. Беренче елларны 180шәр бала бил алышса, быел аларның саны 80гә калган,"- ди ул борчылуын белдердеп. Нишлисең, районыбызның демографик хәленә без генә үзгәреш кертә алмыйбыз. Елдан-ел туучы балалар саны кимеп бара. Булган көрәшчеләребез зураеп төрле тарафларга китә баралар. Мәктәпләребез ябылып тора, авылларда буш йортлар арта бара. Әйдәгез, күңелсезлеккә бирелмик әле. Мондый олы йөрәкле иганәчеләребез барында татарча көрәшне сүндермибез әле, алла боерса.
Җиңүчеләребез белән дә таныштырырга вакыт җитте. Менә алар, 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләр арасындагы район чемпионнары: Артур Григорьев (Чепья-26 кг), Айнур Әсәдуллин (Яңгул-29 кг), Руфин Афанасьев (Чепья-32 кг), Фәис Нигаматҗанов (Яңгул-36 кг), Айза Гәрәев (Балтач-40 кг), Руфил Хәбибуллин (Яңгул-45 кг), Самат Мөҗипов (Норма-50 кг), Фәнис Кәбиров (Арбор-55 кг), Илнар Фазылҗанов (Чепья-60 кг), Илсаф Рәфыйков (Яңгул-65 кг), Инсаф Шакиров (Арбор-70 кг), Диншат Гарифуллин (Куныр-авыр үлчәүдә).

Күчмә кубокны алганда да зур кичерешләр булып алды. Яңгуллыларның тренеры Ранил Габдрахманов кубокны беренче мәртәбә яулауларына сөнсә, кунырлыларның тренерлары Ленар Саттаров өченче булуларына сөенеп туя алмады. Икенче урынны яулаган чепьялылар өчен генә бу гадәти күренеш булып калды. Менә шундый матур кичерешләгә бай булды, бу ярыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250