Казанда дүрт көн буена барган нәфис гимнастика буенча республика беренчелеге тәмамланды.
Анда Нөнәгәрдә туган, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Азалия Шакирова мактаулы икенче урынны алды.
Тиздән ул Идел буе федераль округы беренчелегендә Татарстан данын яклаячак. Азалияне, аның гаиләсен чын күңелдән бу зур җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә мондый уңышлар тагы да олырак, бәрәкәтлерәк булсын!
Нет комментариев