Район кубогына кайсы команда лаек булыр
Спорт

Район кубогына кайсы команда лаек булыр

16 сентябрь - шимбә көнне район кубогына "Baltasi Summer Cup 2017" дип исемләнгән җәйге мини футбол ярышлары оештырыла. Кискен матчта җиңүчеләр ачыкланачак.

Субашның "Титан"ы белән Норманың "Виктория" командасы 3нче һәм 4нче урыннар өчен уйнаса, Салавычның "Спартак" командасы белән Балтач шәһәр җирлегенең "ММК" командасы исә беренчелек өчен көч сынашачак.
Ярышлар сәгать 14.00дә "Балтач" универсаль спорткомплекс янындагы футбол уйнау мәйданчыгында башланып китәчәк. Бүләкләү тантанасы сәгать 16.00тә булыр дип көтелә.
Хөрмәтле райондашлар, Сезне көч биреп торырга, җиңүче команданы ачыкларга көтеп калабыз. Рәхим итегез!!!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев