Сезон ачылды
Шушы көннәрдә «Балтач» универсаль спорт залында яшь баскетболчыларыбыз сезоннарын ачып җибәрде.
Районыбызның спорт мәктәбе базасында һәм мәктәпләрендә бу уеннарны үз иткәннәр көне буе уйнап, араларында иң көчлеләрне ачыклады. Шулай итеп, 1998-1999 елларда туган малайлар арасында Балтач гимназиясе уенчыларына тиңнәр табылмады. Калган призлы урыннарны Сосна һәм Кече Лызи мәктәбе спортчылары бүлеште. Ә менә кызлар арасында иң көчле булып Кече Лызи командасы танылды. Икенче һәм өченче урыннарга Сосна, Яңгул кызлары лаек булды. Елдагы традицияне дәвам итеп, иң яхшы уенчылар билгеләнде. Алар гимназиядән Рөстәм Гатиятуллин, Кече Лызидан Ксения Заблоцкая.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев