Спорт
Шатлыклы хәбәр – райондашыбыз кабат Россия чемпионы
Шушы минутларда гына республиканың татарча көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин телефон аша Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәрендә узган Россия ярышларында алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Белгәнбезчә бу ярышларда республика җыелма командасы составында безнең 2 көрәшчебез дә барган иде. "Соклангыч егетләр!" диде Равил Гарифуллович. Арбор егете, бүгенге көндә югары уку йортында белем алучы Салават Әсхәдуллин кабат Россия чемпионы булып танылды һәм Россиянең спорт остасы нормативын үтәде.
Икенче көрәшчебез Нормабаштан Илдар Зариповка исә бу юлы 80 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышырга туры килгән. Барыбер ерып чыккан егетебез. Өченче призлы урынны яулаган. Менә, ничек булдыра егетләребез.
Фото: http://tatarkoresh.ru/news1/itogi_vserossijskogo_turnira_kubok_urala/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев