Кышкы озын ялларда Шубан авылында хоккей бәйрәме гөрләде. Авылның олысы-кечесе хоккей мәйданчыгына җыелды. Бәйрәмне оештыручы, авылдашыбыз Данис Шәрипов иде.
Авылдашларыбыз хоккейга бик теләп катнаштылар. Кечкенә генә Шубан авылы җирлегендә дүрт команда уйнады.
Һәрбер командага медаль, грамоталар тапшырылды, ә җиңгән команда кубок белән китте.
Шубан призына барган ярышта катнашкан хоккейчыларны, җанатарларны, хөкемдарларны, ярышларга килгән авылдашларны, килгән кунакларны шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкямов, Гөлсинә Фәткрахман кызы тәмле пылау, шашлык, карнар чәйләре белән сыйладылар.






Нет комментариев