«Балтач» ял паркында балалар һәм зурлар арасында «Скай-Кросс» дип аталган спорт һәм күңел ачу чаралары оештырылды.
Әлеге проектның максаты - сәламәтлеккә юнәлдерелгән чаралар үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук балалар һәм зурлар арасындагы дуслык җепләрен ныгыту. Уенда 14 кеше катнашып, алардан ике команда ясалды. Ике команда да шугалакта барган уеннарда бик актив катнашып, җиңәргә тырыштылар. Бу юлы уңыш «Фейерверк» командасына елмайды, «Ракета» командасы икенче булды. Бөтен катнашучыларга да «Хыял»ның истәлекле бүләкләре тапшырылды.







Нет комментариев