Районның инвалидлар җәмгыятенең бертөркем әгъзалары 15нче май көнне Нөнәгәр урта мәктәбендә кунакта булып кайтты.
Спортның төрле өлкәләрендә үзләрен сынап, гел алдынгы урыннар яулаучы Марс Сәләхетдинов, Зөлфия Нәбиуллина һәм Чулпан Габделганиева 6-7нче сыйныф укучылары белән очрашты. Укучылар спортчы абый-апаларының уңышлары белән таныштылар, кубок һәм медальләренең күплегенә сокландылар.
Нет комментариев