Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт хәбәрләре

Хоккей. «Алтын алка» клубы призына 1997-1998, 1999 - 2000нче елларда туган балалар арасында хоккей ярышлары булып узды. Чарада 15 мәктәп командалары көч сынашты. Беренче урынга Балтач һәм Шеңшеңәр мәктәпләре, икенче урынга Норма һәм Түнтәр, өченче урынга Нөнәгәр һәм Карадуган мәктәпләре хоккейчылары лаек булды. Бу ярышларда кызларыбыз да көч сынашты. 1994-1997нче...

Хоккей. «Алтын алка» клубы призына 1997-1998, 1999 - 2000нче елларда туган балалар арасында хоккей ярышлары булып узды. Чарада 15 мәктәп командалары көч сынашты. Беренче урынга Балтач һәм Шеңшеңәр мәктәпләре, икенче урынга Норма һәм Түнтәр, өченче урынга Нөнәгәр һәм Карадуган мәктәпләре хоккейчылары лаек булды.
Бу ярышларда кызларыбыз да көч сынашты. 1994-1997нче елгы кызлар арасында барган уеннарда Чепья, Сосна мәктәпләре һәм гимназия кызлары җиңү яулады. Иң яхшы уенчы исеменә Чепьядан Любовь Максимова лаек дип табылды.
Кул көрәше (армрестлинг). Районыбызда «Труд» җәмгыяте призына кул көрәше ярышлары уздыру матур традициягә әйләнде. Быелгы 1994нче һәм аннан соңгы елларда туган кызлар һәм егетләр арасында оештырылган бу ярышларда районыбызның 15 мәктәбеннән һәм кунакка чакырылган Теләче районы командасыннан барлыгы 145 спортчы көч сынашты. Җиңүчеләр булып Алинә Камалова (Нөнәгәр, 45 кг.), Раилә Корбангалиева (Түнтәр, 50 кг.), Гөлшат Корбанова (Алан, 55 кг.), Фәйрүзә Гафурҗанова (Субаш, 60 кг.), Фәридә Габидуллина (Алан, 65 кг.), Айсылу Фәйзрахманова (Көшкәтбаш, 70 кг.), Миләүшә Шиһапова (Түнтәр, югары үлчәүдә) танылды. Ә егетләр арасында иң көчле беләклеләр булып Мөнәвир Сафиуллин (Теләче, 50 кг.), Ринат Әхмәтҗанов (Салавыч, 55 кг.), Вячеслав Тарасов (Чепья, 60 кг.), Рүзәл Газыймҗанов (Яңгул, 65 кг.), Ранис Нәбиев (Нөнәгәр, 70 кг.), Булат Юнысов (Алан, 80 кг.), Илназ Нурисламов (Алан, авыр үлчәүдә) чыктылар. Командалар арасында призлы урыннарны Алан, Чепья, Салавыч мәктәпләре спортчылары бүлеште. Җиңүчеләр «Труд» җәмгыятенең акчалата бүләкләре, дипломнары белән бүләкләнде.
Бокс. Районыбыз спортына әле генә кереп килә торган боксның беренче җимешләре күренә башлады. Фаил Фәсыйхов, Рәшит Тимербаев кебек тәҗрибәле тренерлар кул астында шөгыльләнүче егетләребез 1996 - 1997нче елгы яшьләр арасында узган Татарстан чемпионатында көч сынашып, беренче чирканчыкларын алды. Балтач тарихында тәүге мәртәбә гимназиядән Разил Хәлилов икенче призлы урынны яулады. Шушы ук коллективтан Айзат Мөхәммәтҗанов исә «алтын» бишлеккә керде. Балтачтан Илшат Галимҗановның да боксчы егетләребезне хәзерләүдә һәрьяклап булышуы һәм «җан атып» йөрүен дә аерым күрсәтү урынлы булыр. Афәрин, егетләр!
Яңалыкларны Нурзада СӘМИГУЛЛИН туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250