Татар көрәше буенча Татарстан Чемпионаты тәмам.
Бу бәйге елның-елында көрәшчеләр санын арттырып килә. Узган ел 411 көрәшче бил алышкан булса, быел алар саны 428 гә җитте. Безнекеләр дә сынатмады ярышларда. 50 команда арасында 5 нче урынны яуладылар.
Иң йөрәкне авырттырганы, Фердинанд Вәлиевның кулы шешеп, бишенче урынга калуы булды. Борнактан Ирек Әхмәтханов 65 килограмм үлчәү авырлыгында 51 көрәшче арасында, ә Арбордан Ринат Хәйретдинов 85 килограммда 37 көрәшче арасында иң көчлеләре булып, чемпион исемен яуладылар. Яңгулдан Руслан Рәфыйков 90 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышып 39 көрәшче арасында өченче булды.

.jpg)


Фото: http://intertat.ru
Нет комментариев