Сабантуйда, яки башка ат ярышларында куана-куана әйткән бу сүзне еш ишетәбез. Беркөнне "Татарстан" атларын үзем дә күрдем әле, чабышкылары сарайлары янәшәсендә, кардада ашап йөриләр иде, гадәтиләре Сәрдегән суы буенда иреккә кинәнә.
"Татарстан" җәмгыятендә 16 чабыш аты исәпләнә, шуның 8е биредә тәрбияләнә, калган сигезе - Казан ипподромында. Биредәгеләреннән Тарлау, Голд-Паунд, гарәб аты Сибай, Нәзирне район халкы бик яхшы ишетеп белә, ат ярышларында еш катнашып, бик күп җиңүләр китерде инде алар. Тәрбияләүчеләре Марсель Шәфигуллин белән Рәмис Галимҗанов кул астында атлар "тәмле тамак" булып кадерләнеп, еш кына тренировкаларга йөреп, матур гына яшәп яталар. Айгырлар, буаз бияләр, колыннар да кадер-хөрмәттә монда.
"Тәмле тамак дигәннән...тәмле ашатырга тырышабы инде, - ди әлеге атлар өчен җаваплы кеше Илдар абый Фатыйхов. - Чабышкыларга йомырка пешереп бирәбез, көзен алма, шикәр, бал ашатабыз, шулай ук арпа, көрпә, солыдан да өзмибез, печәннең дә шәбе генә эләгә үзләренә..."
Кушаматлары да бик күркәм, яңгыраешлы...Кайлардан уйлап табып бетергәннәрдер?! Голд-Паунд дигәне Америка аты икән, кушаматы белән бергә кайткан. Башкаларына үзләре кушканнар. Атка паспортны Рязань каласына кадәр барып аласы икән, әгәр кабатланган исем тагып килсәң, кире боралар, шуңа күрә исем уйлаганда да хәйран эзләнергә, уйланырга туры килә, ди Илдар абый.
Ипподромдагы атлар белән Казан егетләре шөгыльләнә. Быелгы сабантуйда гына да әллә ничә призлы урын алган Азат Зәкиев та - Казан егете, ул да Татарстан атлары белән мәшгуль. Аннан кала Руслан Ризатдинов, Рафис Сәмигуллин дигән егет тә "Татартсан" атларына үлеп гашыйк.
Ә Сәрдегән суы буендагы атлар үзе бер көтү. Араларында егермеләп колын күренә, ике айгыр да чагылып китә. Аларны көтүчеләр көтә. Бу ат көтүенә сокланмый мөмкин түгел, матур итеп тезелеп басалар да, муеннарын ыспай гына иеп, башта бер якка чирәм чемченеп, дуга ясап баралар, аннан кисәк кенә башларын җирдән чөеп алалар да, икенче яктан шул рәвешчә бии-бии ашап китәләр. Әнә шундый матур күренеш ясап тик йөриләр. "Татарстан" җәмгыятенең шулай күп ат асравына, ә атларының шундый матур, таза булуларына таң калырлык.
Динә Йосыпова.
Балтач авылы.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев