Районыбызныӊ 2015 елда булган иӊ күләмле ярышларыныӊ берсе - Балтач район башлыгы призына көрәш бәйгесе тәмамланды.
24 команда арасында беренче урында - Яӊгул күмәк хуҗалыгы, икенче урында - «Арбор», өченче урында Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык командалары. Җиӊүче командага төп бүләк - тәкә тапшырылды.
Шәхси беренчелектә призлы урыннарны алган көрәшчеләр район башлыгыныӊ акчалата призына ия булдылар. Көрәшнеӊ барышы һәм батырлар турында язма һәм фотолар иртәгә сайтыбызда урын алачак.



Нет комментариев