Волейбол
Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 1997-1998нче елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол ярышлары булып узды.
Ике көн барган ярышларда 12 мәктәптән 120 уенчы уйнады. Кызлар арасында Кенә мәктәбе командасы җиңүче булып танылды. Икенчедә - Куныр, өченчедә Бөрбаш волейболчылары. Малайлар арасында исә Кече Лызи уенчыларына тиңнәр булмады. Шубанлылар - икенче, салавычлылар өченче булды.
Шушы көннәрдә генә Яр Чаллы шәһәрендә 1999-2000нче елда туган балалар арасында узган Татарстан беренчелегендә Куныр мәктәбенең малайлар командасы (тренеры Р.Сөләйманов) авыл районнары командалары арасында өченче призлы урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев