Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Волейбол ул әле... дуслык илчесе дә.

"Балтач" универсаль спорт залы чәршәмбе көннәрне тулы бер республика ярышын хәтерләтә. Кичке 6 дан соңга калсан хәтта машинанны куярга урын таба алмый тинтерисең.

Залда да энә төшәрлек урын булмый. Каратэсы дисеңме, аэробикасымы... Шуның өстенә ветераннарның 2 мәйданчыкта барган волейбол ярышлары. Гомумән, волейболны мин аны уен гына димәс идем, ул әле дуслык илчесе дә. Шушы көнне, районыбызның 9 төбәгеннән килгән уенчыларның бер-берсе белән аралашуын күрү генә дә ни тора... Араларында хуҗалык җитәкчесеннән башлап, һәр төр профессия кешесен очратасыӊ - укытучы, эшче, авыл хеәзмәтчәне
Әйткәнемчә, әйләнеш системасында алып барыла торган ярышларыбыз 21 гыйнвар көнендә башланып китсә, аның җиңүчеләрен без Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан гына күрә алачакбыз. Гомумән, быелгы уенчылар район тарихына кереп калачак... Җиңүнең 70 еллыгын каршылыйбыз бит..
Ә уеннар календарына күз салсак, бүгенге көндә район администрациясе уенчылары алда бара. Алар исәбендә бер җиңелүсез 6 уен һәм 12 очко. Икенче урында районыбызның Салавыч җирле үзидарәсе командасы. Аларның әлегә бер генә җиңелүләре бар, анысы да администрация командасына. Өченче урында исә кунырлылар. Чыннан да, Салавычта, Кунырда волейболны элек-электән үз итәләр инде. Аларда җәй айларында да уеннар туктап тормый.
Әле менә укытучыларның кышкы спартакиадасыннан кайткач, мәктәп директорлары да волейбол уйнарга теләк белдергән иде. Ходайның рәхмәте белән, үз вакытында алар да уеннарга кереп киттеләр. Менә шулай, һәр атнаның чәршәмбе кичендә без залга ветераннарыбызның мавыктыргыч уеннарын карарга ашыгабыз!
Фото: http://alau.kz/news/sport/12649/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250