Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

4G-интернетының тизлеге ни өчен кимегән?

4G-интернетын кулланучы райондашларыбыз да аның тизлеге кимүне сизми калмагандыр. Әле барлыкка килгән генә вакытында интернет шактый кызу тизлектә эшләде. Әмма хәзер ул ара-тирә бөтенләй акрынаеп ала. Сәбәп нидә?

Telecom Daily аналитик мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Денис Кусков аңлатуынча, 4G-интернетының тизлеге кимү аны кулланучылар саны арту белән бәйле. Мисал өчен, 2014 нче елда интернетның тизлеге 10 Мб/с тан югары булса, узган җәйдә бу күрсәткеч 9 Мб/с ка кадәр төшкән. Бу җәйдә дә ул элекке тизлегенә кайта алмаган. Кеше саны күп булган шәһәрләрдә аның тизлеге соңгы елларда 10-12 %ка ук кимегән.

2016 нчы елның ахырына элемтә операторлары абонентлары арасында 4G-интернетына ялганганнар 17%ка җитәр дип көтелә.

Фото: trashbox.ru

erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B