6 яшьлек кыз атынгычтан егылып үлгән
Төрлесе

6 яшьлек кыз атынгычтан егылып үлгән

Атынгыч инвалид балалар өчен булган.

Тикшерү комитеты хәзер Казанда булган әлеге вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгаткан. Фаҗига Химиклар мәдәният йорты янындагы паркта булган. Кыз әбисе белән йөргәндә инвалид балалар өчен атынгычка утырган. Әлеге атынгыч махсус креслолар ярдәмендә файдалануга исәпләнгән булган. Әлбәттә инде, инвалид булмагач, баланың креслосы да юк. Ул егылып башын һәм эчке органнарын имгәтә һәм ДРКБ да үлә.

Чыганак: http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/15329-6-yashlek-kyiz-atyingyichtan-egyilyip-%D2%AFlg%D3%99n.html

Фото: http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/15329-6-yashlek-kyiz-atyingyichtan-egyilyip-үlgәn.html


250

Нет комментариев