26 гыйнвар көнне матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 8 яшүсмергә Балтач ГХАТ бүлеге залында паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
Чараның төп кунаклары - укучылар белән бергә, чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип, әти-әниләре дә килгән иде.Паспорт бирү тантанасын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ул паспортның килеп чыгу тарихына тукталып узды. Балаларга сораулар биреп, шәхесне раслаучы документны алырга әзер булуларын ачыклады. Безнең шәхесне ачыклаучы бүгенге көн паспорт формасы 1997 елда кабул ителгәнен әйтеп узды. Сүзне котлап паспортларны тапшыру өчен район миграция бүлеге белгече Руслан Сәләхетдиновка бирде.Тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылгач, Рәсәй гимны яңгырады.Бу күркәм чара истәлекле фотолар ясап тәмамланды, дип хәбәр итәләр ГХАТ бүлегеннән.
Нет комментариев