Ак халатлылар гәҗит укыймы? (фото)
Төрлесе

Ак халатлылар гәҗит укыймы? (фото)

Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре район газетасы "Хезмәт"кә язылды. Елдагыча хөрмәтле табиб Рәшит Шәфигуллин иң беренчеләрдән булып язылды.

Табибәләр Чулпан Мөхәммәтгалиева белән Резеда Закирова да район хәбәрләрен даими белеп тору яклы, җитәкче өчен район газетасы аеруча да мөһим.
Бухгалтер Энҗе Төхфәтуллина исә "Якыныңны яздыр" акциясенә кушылды, кайнанасы Мөкәррәмә апаны "Хезмәт"ле итте. Озак еллар үзәк хастаханә бухгалтериясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Мөкәррәмә апага килененнән бу бик зур бүләк булгандыр, дип уйлыйбыз.
Медицина хезмәткәрләре Фирдия Сафина, Хәбибә Хәсәнова, Наҗия Шәрәфетдинова, Гөлчәчәк Хәкимова, Гөлсинә Әсхәдуллина бер елны да газетабызга язылмыйча калмыйлар, аларгаһәм дә барлык язылучыларга редакция коллективы исеменнән чиксез рәхмәт хисләребезне белдереп, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек теләп калабыз.

250

Нет комментариев