Шеңшеңәрдә чүпне килешү төземәгән кешеләр дә тапшыра дигән шик бар.
- Шеңшеңәрдә Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы килеп атнага бер тапкыр чүп җыя. Ләкин килешүләрне бөтен кеше дә төземәде. Шуннан чыгып миндә сорау туа, килешү төземәгән кешеләр чүпләрен кая куя, аларны экологлар тикшерәме икән, чөнки авыллардагы чүплекләрне бетерегә дип баралар бит. Икенчедән, әлеге кешеләр арасында да килешү төзелгән кешеләр кебек үк чүпне урамга чыгарып куючылар бар. Чүп җыйганда боларны тикшерүче бармы икән? - дип шалтыратты бер абзый.
- Чүп җыючыларның кулына исемлек бирелә, шуның буенча алар килешү төземәгән кешеләрнекен калдырып китәләр. Ә аннан соң без ул кешеләр белән тагын бер кат сөйләшеп, килешү төзергә тырышабыз, дип җавап бирделәр Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгында.
Нет комментариев