Алан халкы ике "Хезмәт" белән яши берсе аның физик көч белән көн күрү булса, икенчесе район газетасын укып, рухи байлыкка кинәнү
Җәмгыять гел үсештә, үзгәрештә. Үсеш-үзгәрештән бәяләр дә калышмый. Нихәл итмәк кирәк, базар икътисады, - һәм аның принцибы шундый. "Хезмәт"ебез дә тиеннәрдән генә тормый, аңа да сумнар өстәлә, чимал-чыгымнар кыйммәтләнгән саен, бәясе дә үрли. Шул үрләр яраткан укучыларыбызның кесәсенә суга да инде. Ләкин алар бер чорда язылмаса, икенчесендә һич кенә дә язылмыйча калмый,- "Хезмәт"сез көн-кап-караңгы төн кебек, район яңалыгын белмисең, елмаймыйсың-көлмисең...Заманадан артта калганны беркем яратмый хәзер..." Һәрхәлдә Алан халкы шулай дип уйлый. Урман кочагына сыенып утырган, төзек, нык авылда урман һавасын тирән итеп сулап, авыл халкының уңганлыгына-булганлыгына, әдәплелегенә соклану белән беррәттән , әнә шундый җылы сүзләр яңгырлы , салкын көннең суыклыгын үзәгемә үткәзмәде. Хат ташучы Рәмзия апа аланлыларның күбесен "Хезмәт"ебезгә яздыртырга өлгергән булып чыкты, шулай да, язылмыйча калган кемгә генә керсәк тә, безне ягымлы йөз белән каршы алдылар, газ җылысы гына түгел, күңел җылысы да бөркелеп торган өйләренә дәштеләр, матбугатыбызга язылдылар. Авылның шәфкать туташыннан кала, әлбәттә. Ул да, икеләнеп, өйдәгеләрдән сорыйм әле, дип кереп киткән җиреннән, анда укырга әйбер юк, дигән кире җавап ишетеп чыкмаса, бәлки язылган да булыр иде. Әйе, газетабызда үтереш-суеш, гайбәт, кешене аяктан егарлык дәрәҗәдә тәнкыйтьләү, язмышлардан көлү юк шул бездә. Хәер, нигә кирәк ул күршеңнең, райондашыңның яки авылдашыңның ачы язмышын , ялгышын районыбызның бердәнбер рәсми матбугатына гомерлеккә мөһер итеп сугу һәм дә аның киләчәк буыннарга кара тап булып барып ирешүе?.. Һәрхәлдәдә, гуманлылык-кешелеклелекне алга сөргән, үз җирлегендә үз халкының күзенә туры карап йөри алган, кеше тормышына саклык белән караган район журналистларына ул кирәкми. Безнең максат район хәбәрләрен җиткерү, проблемаларны матур гына ачып бирү, эшләнешен җайлап кына күзәтү, башкарылышын куана-куана хәбәр итү. Тәнкыйтькә дә сак карау, майлап-җайлап кына кую, шул рәвешчә максатка ирешү - журналист осталыгының бер алымы бит ул. Ник бу кадәрле тукталдым соң әле тискәре карашка, уңай эмоцияләр бермә-бер күп булды бит!!!.
Газетага иң беренчеләрдән булып язылучы Гөлнара Тимербаеваны гына алыйк, "Хезмәт"кә язылган юк шул безнең, дип каршыласа да, куенына кысып тоткан чиләк тулы җәйгән токмач белән каршылавын уңышка юрадым. Гөлнара фермада эшли икән, уңганлыгы күзгә ташланып тора, йорт-җире ял иткән, "чәчләр дә кисә, урамыбыз өчен ярдәм итәргә әзер "шәфкать туташы" да ул безнең", диләр аның турында яратып. Оста куллы ире Илнур белән бер кыз, бер егет үстергәннәр. Әнә шулай, авылны ямьгә күмеп, инде хәзер "Хезмәт"ле дә булып яшә ята Чаллы кызы Гөлнара ямьле Алан авылында.
32 ел Алан балаларына музыкаль белем биргән Фидәлия Зәкиеваның безне күргәч күзләре яшьләнде, тормышында булган авыр вакыйгадан соң күңеле шулай тиз тулучан булып калган. Фидәлия ханым Алан мәктәп-бакча комплексында әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән кинәт кыскартуга эләгә, һәм көтелмәгән хәлне бик авыр кичерә. Аның баянда, гармунда өздереп уйнавын күреп таң калдым, ничек шундый оста, кирәкле хезмәткәрне кыскартып була икән, сәбәбе бар - югары белеме юк. "Газаплы көннәрдән соң 1 ел вакыт узды, - ди Фидәлия ханым. - Ләкин күңелем һаман да балалар янына тартыла, кирәк мин аларга, аңлыйсызмы, аларның талантларын үстерергә, күңелләренә җыр-моң сеңдерергә, биергә-җырларга кирәк... һаман да сәхнәдә мин үзе, тик мина балалар белән эшләү җитми. Ә ничек эшли идек бит! Күпме конкурсларда җиңү яуладык, мәртәбәле "Йолдызлык"та катнаштык. Бала саны да аз түгел, кырыкка якын иде, тик барыбер кыскартылдым..." Җанында моң дәрьясы ташыган ханымның моң-зарын "Хезмәт"кә сөйләп, бераз бушанып алуы иде бу. Газетабызга ул бик теләп язылды. Фидәлия ханымга уйламанда-көтмәгәндә авырлык килгән кебек, һич уйламаганда җиңеллек килүен дә телик.
Наҗия апа Галимованың шау иткән алма бакчасында кызы Чулпан белән мәш килеп йөргән мәле иде. "Сиксән бишенче елда иптәшем белән 19 алмагач утырттык, барысы да үсте. Хәзер утыртып карыйбыз, берсе дә үсми. Үсентеләрне әллә җылы яктан гына ташыйлар шунда... Теге кызыл сливаны да кисеп аттык, өшегән, үстентеләре дә калмады, куян кимереп бетерде ( урман куяннарын әйтүе)", - ди ул югалтуларга әллә ни бирешмичә. Җор телле Наҗия апа хакында юлдашым Рәмзия апа "Биредән мин витамин җыеп чыгам", ди. Юк, җиләк-җимеш бакчасын күздә тотып әйтүе түгел, Наҗия апаның үзе турында шундый фикердә ул. Ихласлыгы ташып тора Наҗия апаның, уен-көлкегә бик хирыс, "колхозда 41 ел да 1ай һәм 7 көн эшләп лаеклы ялга чыктым, әмма пенсиягә 39 елы гына керде", дип, уенын-чынын бергә кушып, көлдереп тә алды. Күтәренке рухта газетага да язылды, кызы Чулпан апаның чиккән мендәрләре янында фотога да төштеләр.
"Бригадир Миннегали абыебыз бигрәкләр дә ярата инде, кычытканга кадәр җыйдырта" дип каршылады безне чираттагы язылучыбыз Сурия апа Җамалиева шаяртып. Колхоз малларына кычыткан җыеп кына кайтышы икән. Бригадта эшләүче Суфия апаның уңганлыгына, тырышлыгына таң калырлык. Бер тик тормый ахыры ул, 50ләп чеби ала, кышын беркемдә дә йомырка булмаганда, ул рәхәтләнеп сата, 3 үгез асрый, каз-үрдәге күпме...Берүзе бәрәңге утырта, берүзе үстерә, казып ала... Җәй җитсә урманнан чыкмый җиләк җыя...Быел каен җиләге булыр микән дигәнгә "булыр ул, әмма соңрак" ди. Үлән җыя, киптерә... Әрем көя күбәләгеннән саклый, ди. Үзе төнәтмәләр ясап эчми, кыш буе мал-туарына эчертә, кош-кортын да сыйлый. Үзе бер хикәя язарлык кеше булып чыкты Сурия апа. Җыйнак кына өйдә ялгызы гына яшәп ята. Әнисенә гомер буе ныклы терәк, зур ярдәмче булган, әнисен картаймыш көнендә сабый бала кебек баккан кеше ул. Мәрхүм әнисе турында хатирәләрне еламый гына сөйли алмый, саубуллашканда да күзеннән яшь кипмәгән иде әле.
Газетабызга аннан соң да бик күп кеше язылды, бер-ике ел инде "Хезмәт"не укыган юк, ди Мәсхүдә апа белән Ринат абый Юнысовлар, менә хәзер күпбитле, күпхәбәрле "Хезмәт"не укып карасыннар әле, ни диярләр икән?! Икесе дә колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар, хезмәт сөючәнлекләре белән 4 бала үстергәннәр, һәммәсенә дә югары белем биргәннәр, уллары табиб-инфекционист, калганнары педагог. Лилия Хәкимуллина да борып чыгармады, бар булган акчасын җыеп булса да язылды. Аның кебек күңелебезне күрүчеләр хәйран булды. Гөрләп торган гаилә - Илсөяр апа белән Рәдис Мотыйгулиннар да "моңарчы укыган юк иде, укып карыйк булмаса", дип квитанциягә кул
куйды. Җир җимертеп эшләп, гөрләтеп тормыш алып барган Сәрия апа Мөхәммәтҗанова да, " язылыйм инде алайса, Рәис тә укыр", дип , иптәшен дә "Хезмәт"ле итеп куйды. Аланлыларның күбесе фотога төшермәүләрен, кайсыберсе үзләре турында язмауларын үтенде. Соңгы тукталыш агачка һәм тимергә җан өрүче Әхмәдиевларда булды. Һөнәрчелекне үз иткән әтиле-уллы Әхмәдиевлар нинди генә могҗизалар тудырмый, бизәкле җиһазлар дисеңме...хәзерге вакытта агач баскычлар ясау белән мәшгульләр, чөнки сораучысы күп. "Илһамның әтисе Галиулла абый гаять тә оста балта остасы булган, бабалары Насыйбулла абый да тегермәннәр ясаган кеше", ди йорттагы килен Миләүшә. Биредә оныклар янәшәсендә тагын бер олы хөрмәткә лаек зат бар - ул Акъәби Кәүсәрия апа, авылның абыстае. Икесе дә иман юлында булган килен белән кайнана да берсен-берсе хуплый-хуплый район газетасына язылды. Быел язылмыйча булмый, иремнең юбилее, котлау бирәсе булыр, дип тә язылучысы табылды. Танышым, "Хыял" яшьләр үзәгендә эшләгән Наиләне дә очраттым, бик күркәм, оныкларга бай гаиләдә матур гына яшәп ята, ул инде хезмәт коллективларының эшчәнлеген ничек чагылдырып баруыбызны яхшы белә, шуңа да " Хезмәт"кә язылуга һич каршы килмәде.
Җанга үзгә бер рәхәтлек белән кайтылды Аланнан. Рәхмәт сезгә, Рәмзия апа, шундый итагатьле, ягымлы, эшчән кешеләр белән очраштырганга! Рәхмәт сезгә, абунәчеләребез, "Хезмәт"ебезне үз итеп язылганыгыз өчен! Тормышларыгыз гел шулай мул булсын, сәламәтлек сезне ташламасын, балалар, оныклар игелеге күргән мәлдә рәхәт яшәргә язсын.
Нет комментариев