Әлеге җырны ишетмәгән кеше юктыр. Әмма мин быел алмагачларның кыш көне дә чәчәк атканнарын күрдем. Яз көне алмагачлар чәчәк туннарын киеп көязләнсәләр, кыш көне кар бөртекләрен чәчкә итеп тагын купшыланалар. Тик бераз гына аерма бар, кар чәчкәләрдән алмалар бөреләнми, алар бары тик күзне иркәли һәм күңелгә рәхәтлек бирәләр.
Алмагач ул серле агач. Һәр алмагачның үзенең тәме, яме хәтта һәрберсенең үзенең тарихы бар. Аларның тарихлары кешеләр, аларның язмышлары белән бәйләнгән.
Безнең кебекләрне алма һәм башка җиләк-җимеш белән шаккаттырып булмый. Әмма мине һәр алмагачның тарихы кызыксындыра. Башлангыч мәктәптә укыганда мәктәп бакчасында матур булып үсүче алмагачларның алмаларын бернинди уйлануларсыз ашый идек. Ә аларны безнең укытучыларыбыз утырткан булган икән. Алар арасында минем әтием дә бар. Әтием миңа үзе утырткан алмагачны күрсәтте. Хәзер мин шул алмагачның алмасын бик яратам, иң тәмлесе шул.
Тормышымда алмагачлар мине һәрвакыт уйга салып озатып баралар. Башлангыч сыйныфны тәмамлаганнан соң күрше авыл мәктәбенә киттек, анда да мине алмалары сыгылып утырган алма бакчасы каршы алды. Бу бакчаның да тарихы бар, аларны мәктәп укучылары утырткан. Укытучыбыз үзе утырткан алмагачын күрсәтеп, аның кәүсәсен сыпырганда күзләремә яшь килде. Әле минем алмагач утыртканым юк. Әлеге алма бакчасы бик күп еллар яз көне чәчәкләре, көз көне алмалары белән куандырды. Ә быел мин ул бакча белән саубуллаштым. Алма бакчалары белән серләшергә, сүзсез дә аралашырга өйрәнгән күңел моңсуланыр, юксыныр инде дип уйлаган идем, әмма юкка булды. Тормыш юллары мине Арча педагогия көллиятенә алып килде. Ышанасызмы? Гаҗәп, мине монда да алма бакчасы каршы алды.
Алтынсу сары төсләре, тулышкан алмалары белән... Мин монда да ялгыз булмаячакмын.
- Бу бакчаның да тарихы бардыр бит инде? - сорауны укытучыма бирдем.
- Алма бакчасы - безнең горурлыгыбыз. Һәр яңа уку елында, беренче курс студентларының һәр группасы берәр алмагач утырта,- диде ул.
Алма бакчасы инде шактый олыгайган, урта яшьтәге һәм яшь алмагачлар бар. Иң яшьләре безнекеләр. Нәкъ кеше кебек, буынннар чылбыры чагыла монда. Мин дә быел беренче мәртәбә алмагач утырттым. Дөньяны ямьләүче алма бакчаларында минем дә өлешем бар.
Җимеш агачларын бигрәк тә алмагачларны утыртуның һәрчак сәбәбе була. Кемдер гаилә коргач балаларыбызга истәлек дип, кемдер балалары тугач шуларга атап, кемдер бакча буш тормасын, ямь өчен дип утырта. Ә миндә фикер яши, матур итеп урамнарга утыртасы иде аларны. Рәхәт бит кайтышлый теләгән алмагачтан алма өзеп ашыйсын. Кызыклы фикер, уйлап бетерергә кирәк.
Алмагачны кем утырткан, яисә кемгә атап утыртылган, ул агач шул кешенең үзенә ошый дигәнне ишеткәнем бар. Гомере кыска булган бер абыйның ничә генә алмагач утыртса да үсеп китмәвен; үзенә атап утырткан алмагачның каерылып сынып төшеп яңадан тернәкләнүен, тормыш иптәшен югалткан, әмма тормыш авырлыкларына бирешмичә елмаеп яшәүче күрше апаның сөйләгәне; гомере буе баласы булмаган апаның алмагачы бер тапкыр да алма бирмәвен ишеткәнем бар минем. Кошларда гына түгел, алмагачларда да кеше язмышлары...
Борнак авылында яшәүче әбием белән бабамның бакчасында да алмагачлар үсә.
- Менә монысын әниеңә атап утырткан идек,- диде бабай, иң сусыл алманы өзеп алып биреп. Алмагач инде шактый зур,ә менә алмасының тәме әле дә авызда саклана. Ел саен әниемнең алмагачы белән исәнләшеп, сөйләшеп керергә вакыт таба алганыма сөенеп йөрим.
Үзебезнең ян бакчабызда да алмагачлар үсә. Әтием белән әнием аларны өйләнешкән елны утыртканнар. Алмагачлар җимеш биреп матур гына үсеп утыралар, ел саен безне сөендереп чәчкәгә күмеләләр. Алар ап- ак чәчкәдә вакытта әни шуларга карап сокланырга ярата, бәлки ул аларга карап үзенең иң бәхетле, ак бөркәнчекле вакытын искә төшерәдер. Сорарга кирәк әле бу турыда. Каршы бакчада сеңлем белән миңа атап утырткан яшь алмагачлар үсә. Алар, әле безнең шикелле, яшь һәм сабый. Без аларны тәрбияләп торабыз, һәрбер яңа чыккан ботак, һәр яңа яралган яфрагы безнең өчен кадерле аларның.
Минем тормышым әле башлана гына. Мин зур юлга әле чыгып кына киләм. Әмма мин инде беләм, минем йортым каршында да, бакчамда да алмагачлар үсәчәк. Берсе туй истәлегем булачак, калганнарын балаларыма атап утыртачакмын. Алар бик бәхетле алмагачлар булачак. Иншаллаһ...
Гөлгенә Галимова
Көшкәтбаш авылы
Нет комментариев