Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авыру кызын тәрбияләүче 76 яшьлек Зөлфия апа: «Миңа сынау арты сынау килде»

Кечкенә генә иңнәрендә күпме авырлык аның! Язмыш никадәр генә сынаса да, сынмаган. Әле дә бер дә зарланмый. Тормышына шөкер итеп гомер итә.

Тукай районының Шилнәбаш авылында яшәүче 76 яшьлек Зөлфия апа Фәхретдиновага һәйкәл куярлык. Кечкенә генә иңнәрендә күпме авырлык аның! Язмыш никадәр генә сынаса да, сынмаган. Әле дә бер дә зарланмый. Тормышына шөкер итеп гомер итә. Аяк-кулларым йөри, авырып ятмыйм, кәҗәм бар, тавыкларым йомырка сала, дип сөенә ул. Үз күңелен үзе күрергә өйрәнгән инде Зөлфия апа.

— Иркәләнеп яшәп булмады. Кайчагында язмышка үпкәләгән чакларым да бар иде. Берәүгә дә авырлык китермәскә тырыштым. Ә миңа сынау арты сынау килде. Күңелемне бик күп рәнҗеттеләр, — ди ул.

Ире белән озак яшәми ул: тормышлары барып чыкмый. Китеп-кайтып йөргән ир заты берзаман бөтенләй юкка чыга. Зөлфия апа бар назын кызы Розалиягә бирә.

— Балабыз авыру булып туды. Туганда ук, аяклары йөрмәячәк, диделәр. Их, менә аяклары йөргән булса! Кызым бик тә башлы, белмәгәне юк. Кечкенәдән укырга, язарга өйрәнде. Мин гомерем буе фермада эшләдем. 15 яшемнән бозаулар карадым. Розалия тугач та, бала белән өйдә озак утырмадым. Сыер саварга чыктым. Фермага киткәндә кызымны өйдә бикләп калдырам да, ул мин кайтканчы китаплар карап утыра. Хәрефләрне бер генә кат әйтеп чыктым. Язуны да бер генә аңлаттым. Бик зиһенле бала булды. Туганымның кызы беренчегә барганда, аңа 4 яшь иде. Икесенә дә Әлифба алып бирдек. Розалия шуннан укырга өйрәнде, — дип искә ала Зөлфия апа.

— Кечкенә чагында: «Ник мин башкалар кебек түгел, нигә йөри алмыйм?» — дип өзгәләнде. Балам күпне кичерде. Казан хастаханәләрендә яртышар ел дәваланган чаклары күп булды. Казан—Чаллы юлын күп таптадым инде. Йөрәк ничек түзәдер? Тугыз ай — карында, 52 ел кулларымда йөртәм кызымны. Ятып торса да, тормышны яратып яши ул. Кызымның күңел ныклыгына сокланам. Шигырьләр иҗат итә, аларга көй дә яза башлады. Компьютеры бар. Иң яраткан шөгыле — рәсем ясау. Җырчылар портретларын яратып ясый. Табигатьне бик матур итеп тасвирлый. Аның күңеле дөньяны матур итеп күрә.

Заманында Зөлфия апаны тагын бер кат димләп кияүгә бирәләр. Бу ире белән дә озак яши алмый алар. Аның бакыйлыкка күчкәненә 10 елдан артык вакыт узган инде.

— Улым үз тормышы белән яши. Шөкер, килеп тора, хәлләребезне белә. Ярдәм кирәк чакта булыша. Әмма мин булдыра алганда, кызымны үзем тәрбиялим әле, — ди Зөлфия апа.

— Сау-сәламәт сабыйларын ташлап калдырган әниләр турында ишетсәм, ачуым килә. «Ничек шулай эшләп була икән?!» — дип шаккатам.

Их, сез әниләр! Үзегезне нинди зур бәхеттән мәхрүм итәсез бит! Розалия дә әнисенә рәхмәт укый. — Әни кебек кеше башка юктыр ул! Энемә дә рәхмәтлемен, күршеләремә дә. Әнием хастаханәдә ятканда, алар мине шулкадәр яхшы тәрбияләде. Янымнан да китмәделәр, — ди Розалия.

Җиңел түгел Зөлфия апага. 2012 елда электр коляскасы биргәннәр, әмма ул ватылган. Яңасын йөртү бик авыр икән. Әнә шуңа күрә Розалия дә ятып кына торырга мәҗбүр. Бәлки берәрсендә җыйнак кына электр коляскасы бардыр. Сөендерәсе иде аларны. Андыйлар булса, 89274385613 номерына шалтыратып, элемтәгә чыгуыгызны сорыйбыз.

 

Чыганак: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше язмышы