Балалар мәйданчыгын адәм буе кычытканнар бизи (фото)
Төрлесе

Балалар мәйданчыгын адәм буе кычытканнар бизи (фото)

«Чәй йорты» артында урнашкан күпфатирлы йортлар янында урнашкан мәйданчык үзенең үскән печәннәре белән «дан» тота.

- Быел бөтенләй дә тиешле оешмалар килеп, печәннәрне чапканнарын хәтерләмибез. Территориягә хезмәт күрсәткән өчен акчаларын гына ала беләләр, - дип гозерләрен җиткерделәр шушында яшәүчеләр.

- Әлеге эшне күпфатирлы йортларның идарәче компанияләре башкарырга тиеш. Бу проблема тиз арада хәл ителер, - дип ышандырды Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.

250

Нет комментариев