21 май көнне, сәг. 15ләр тирәсендә Балтач бистәсенеӊ Ленин урамында
«Россельхозбанк» Балтач бүлекчәсе бинасы янында «Лада Гранта» һәм жигули 7нче модель киӊ урамны бүлә алмадылар. Тән җәрәхәтләре күрүчеләр юк. Урында ЮХИДИ Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре бу бәрелешүдә гаеплене билгеләү өчен авариянеӊ нечкәлекләрен ачыклыйлар.
Бәлки, дөреслектә дә Балтач үзәгенә булса да, урамда кара-каршы хәрәкәт итү полосаларын анык билгеләү өчен сызыкны хәзер сызарга кирәктер.
.jpg)
Нет комментариев