"Балтач халкы, бигрәк тә, күпкатлы йортларда яшәүчеләр, бистә үзәгендәге гомуми мунчаның ябылуын авыр кичерә. Бүгенге көндә озак еллар халыкка хезмәт иткән бу бина бикле тора.
Әлеге сорау белән Балтач торак-коммуналь хуҗалыгының идарәче компаниясе җитәкчесе Рәшит Гарәфиевка мөрәҗәгать иттек. "Бистәдә гомуми мунчаны эшләтү буенча яки яңасы төзеләчәк дип берни дә ышандыра алмыйм. Мунчага йөрүчеләрнең саны 10 кешедән артмый. Ә җаен тапканнар берләшеп, Карилегә Тәбрис Габдрахмановның шәхси гомуми мунчасына йөри башладылар. Әгәр дә мунчага йөрүчеләр күп булса, бу мәсьәләне хәл итеп булыр иде, бәлки".
Нет комментариев