Балтач егетләре Мәскәү астын саклый
Төрлесе

Балтач егетләре Мәскәү астын саклый

Көзге чакырылышта армиягә алынган егетләрнең берничәсе Мәскәү асты, төгәлрәге Голиценода хезмәт итәчәк.

Әлеге фотода сез аларны район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев белән күрәсез. Сулдан уңга: Салавыч Сәрдегәне егете Әлфис Шәмсетдинов, Көшкәтбаштан Наил Фәттәхов, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, Бөрбаш Сәрдегәне егете Илфат Латыпов һәм Урта Көшкәттән Дмитрий Филиппов.
Егетләргә хәерле хезмәтләр насыйп булып, исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Нет комментариев