Балтач район кибетләрендәге сыер мае чынмы-ялганмы? (+фоторепортаж)
Төрлесе

Балтач район кибетләрендәге сыер мае чынмы-ялганмы? (+фоторепортаж)

Сыер мае күбебезнең көндәлек кулланылыштагы ризыгы. Кашыклап ашалмаса да, камырга, ризык пешергәндә кулланмыйбыз түгел.

Күбебез кибеттән сыер мае алганда шикләнеп куя, чынмы икән инде бу, ялганмы, янәсе. Югары сорт дигәне дә ялган булып чыгарга мөмкин бит. Шик-шөбхәләргә нокта куярга теләп, (тик минем нигәдер нокталы өтер диясем килә, бу хакта соңрак) һичьюгы, кулланучыда ышаныч тудыру өчен, райондагы ветстанциянең махсус лаборатория җитәкчесе Рамил Борһанов белән берничә төр майны тикшереп карарга булды. "Каймак" кибетеннән контейнердагы һәм килолы , "Магнит"тан берничә төрле май алып, ветлабораториягә юнәлдек. Анда безне лаборатория хезмәткәре Ирина Бускина хәзерләнеп көтеп тора иде инде, майларны кискәләп, маргарин белән бергә (анысы чагыштыру өчен) "Филин "дигән приборның күзәтү камерасы эченә урнаштырдык. Чын сыер мае ачык саргылт төстә булырга тиеш иде, гаҗәп, бөтенесе дә шулай булып чыкты. Әгәр сыер мае составында очсызлы үсемлек майлары булса, ул зәңгәр күк төсенә керергә тиеш икән. Шөкер, миңа ул зәңгәрлекне күрергә туры килмәде, киресенчә, кибетләребездә сатыла торган майларыбыз чын икән дип куанып куйдым. Шулай да, кибет майлары ялт иткән кебек тоелмый миңа, анысы башка мәсьәлә икән, моның өчен майның төсен генә карау түгел, составын тикшерергә кирәк икән, һәм ул гаять күп вакытны ала, ди. Нокталы өтерем дә әнә шулай килеп туды. Ә шулай да Филин кебек прибордан карап алу начар түгел, сез дә, хөрмәтле райондашлар, алган маегыздан шикләнәсез икән, ветлабораториягә килеп, продукциянең чынмы-юкмы икәнлеген тикшертә аласыз. Моның өчен 30 сум акча җитә. 15 меңгә әлеге прибор тиктомалдан алынмаган бит инде ул, район халкы ГОСТ таләпләренә туры килерлек ризык куллансын өчен булдырылган. Нәтиҗәләр таблицада күренә.

250

Нет комментариев