Балтач районыныӊ җирлек башлыклары Татарстан Муниципаль берәмлекләре советыныӊ бүген Казандагы "Корстон" комплексында XI съезды эшенә катнашырга юл тоттылар. Съезда шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның булуы көтелә. Бу хакта республика Хөкүмәте порталы мәгълүмат бирә.
Шулай ук әлеге чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар да катнашырга җыена.
Фото: generalexpo
Нет комментариев