Балтач урамнарында бәйсез этләр йөри бирә...
Төрлесе

Балтач урамнарында бәйсез этләр йөри бирә...

12нче гыйнвар көнне бистәнең үзәк урамында кеше эшкә, укучылар укырга барган иртәнге сәгатьләрдә бәйсез этләр йөрде.

Кайбер кешеләр көннәр суык торганда бәйдәге этләрен дә иреккә чыгаралар. Ул этләр теләсә кайсы вакытта берәрсенә ташланырга яки куркытырга мөмкин.
Шуның өчен, эт асраучы хуҗалар, дүртаяклы дустыгызны бәйдән ычкындырмагыз! Ә урамнарда йөрүче хуҗасыз этләргә тиешле чаралар күрелсә иде.
Бу күренеш турында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәһим Сибәгатуллинга хәбәр ителде.
Фото: http://pro100news.info/obshhestvo/gumanizm-kak-vernyjj-sposob-navredit-blizhnemu-ili-my-v-otvete-za-tekh-kogo-otluchili.html/attachment/bezdomnye-sobaki

250

Нет комментариев