Балтачта боз сөңгеләренә дә  конкурс үтә
Төрлесе

Балтачта боз сөңгеләренә дә конкурс үтә

Куныр авылы сайты иң озын боз сөңгесенә конкурс игълан иткән.

"Сездән бары иң озын дип тапкан боз сөңгесе белән фото гына кирәк булачак, мөмкин булса, озынлыгын төгәл белер өчен янына метр да куйсагыз була. Иң озын боз сөңгесе табучы җинүче булачак һәм аны һичшиксез бүләк көтә", диелә сайтта.

Менә бит, кунырлылар кыш аеның һәр матурлыгын озаграк күңелләрдә саклар өчен ниләр генә уйлап тапмый, афәрин.

250

Нет комментариев