Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Балтачта этләр, мәчеләр өчен... ике катлы йорт тоталар

Гыйбрәт, этләр, мәчеләр өчен... ике катлы йорт яки заманча "Төремкәй" әкияте.

Кеше ышанмастай хәл, әмма хак: районыбызның бер авылында күптән түгел төзелгән заманча ике катлы йортта этләр һәм мәчеләр генә яши. Беренче катында дистәгә якын эт булса, икенче каты бер көтү мәче өчен тәгаенләнгән икән. Юк, дөрес аңламадыгыз, йорт хайваннары өчен ачылган приют түгел ул. Замана байларының бер кыланышы, сәерлеге бу. Мәскәүдә яшәүче ханым безнең якларга каян килеп чыккан да, сөекле этләре-мәчеләре өчен, миллион сумга төшереп (кимендә дип аңларга кирәк), шушы йортны - беркем дә яшәргә өлгермәгән, өр-яңа йортны (!) сатып алган, әле бит бер хезмәтче дә тота, атнага бер тапкыр аңа һәм дүрт аяклы дусларына ашамлыклар кайтарып китү җаен да таба. Кыскасы, кая бара бу дөнья, дип тел шартлатырлык хәл бу, билләһи.
Тик барысы да шулай бик гади, сәерлек кенә булса, әле түзәр дә идең. Биек койма белән әйләндереп алынган ихатадан этләр, мәчеләр урамга чыгып йөрми, ди бу авылда яшәүчеләр. Дөрес, этләре авыл тавыклары белән "сыйланган" берничә очрак булган, әмма хуҗабикә низагка урын калдырмаган, тавык хакын берничә тапкырга арттырып түләгән. Шуңа да инде авылның кайбер җор телле кешеләре: "Болай тавыклар күбрәк табыш китерә икән бит", - дип, бу очракларны уен-көлкегә әйләндергән.

Ә менә хезмәтченең гамәлләре уен-көлкедән артып киткән, аның наркотиклар сатуы турындагы хәбәр район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә дә барып ирешкән һәм бу сигнал хак булып чыккан. Бу гамәле өчен N. шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Күптән түгел аның өстеннән район эчке эшләр бүлегенә тагын бер шикаять килә.

- 24 май көнне гражданин N. күршесенә телефон сорап керә. Хуҗабикә кызмача ирне: "Әйдә бар, монда йөрмә", - дип куып чыгара. Бераздан инде ул "аңлашырга дип", балта күтәреп керә. Бәхеткә, бу юлы ишекне ир-ат ача һәм хатынын чыгармый. "Синең гаебең юк, мин сиңа тимим ди", - ди N. Конфликт зурга китми. Үтерү белән янау маддәсе булмаганга, бу очракта җинаять эше кузгатылмады, аның гамәлләре хулиганлык буларак бәяләнде, ул берничә тәүлек сак астында булды. Дөрестән дә, авыл җирлекләрендә мондый тип кешеләрнең кайтып урнашуы урынлы борчылу, күп проблемалар тудыра, - ди район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Газизуллин. - Торак йортларны сатучылар да беренче чиратта уңышлы алыш-биреш турында түгел, бу нигезгә кемнәр киләчәге турында уйлансыннар иде. Еш кына авыл җирлекләре башлыклары: "Без берни дә белми калабыз, сату-алу булган очракта документлар бит урынбасарлар аша эшләнә", - дип аклана. Әмма мондый очракларны ныклы контрольгә алганда барысын да уңай хәл итеп була. Гомумән, райондашлар үзләре дә алардан соң бу нигездә кемнәр калачагына битараф булмасын иде. Әнә, бер авылда бер гаилә бушап калган йортларын каяндыр кайткан кешеләргә сатты. Ә ул авылда башка күренми дә. Караучысыз калган йорт, буш торып, инде тәмам җимерелер хәлгә җитте, йөрәкләре бик авыртса да, элекке хуҗалары берни эшли алмый - өй инде алар милке түгел! Әле бит шунысы да бар: читтән килгәннәр белән авылларыбызга моңа кадәр чит-ят булган гамәлләр, яшәү рәвешләре дә үтеп керә, монысы үсеп килүче буын өчен, авылларыбызның иртәгесе өчен аеруча да куркыныч, шуңа күрә битараф булмасак иде.

...Авыл күрке булырга тиешле йортларыбыз "Төремкәй"ләргә әйләнмәсен өчен дә кирәк ул уяулык.
Фото:cuckooland.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250