«Факел» клубы хезмәткәрләре "Раиф" мәчете лагеренә йөрүче балалар өчен күңелле стартлар үткәрделәр.
Матур традициягә кереп киткән әлеге чара ел да СМУ мәйданчыгында уза. Биредә балалар өчен төрледән-төрле уеннар оештырылды, әңгәмәләр үткәрелде, истәлекле бүләкләр өләшенде.
Лагерь тормышының бер көнен шулай күңелле итеп үткәрә алганнары өчен балалар "Факел"лыларга ихластан рәхмәтле булдылар.
Нет комментариев