Хөрмәтле райондашлар! Бүген социаль ипотека программасында катнашу буенча тулырак мәгълүмат алу өчен җыелыш булачак.
2017-18нче елларда социаль ипотека программасы нигезендә район үзәгендә йортлар төзү планлаштырыла. Программаның тәлапләре: Тору урыны бер кешегә 18 кв.м. дан ким булу, хезмәт яшендәге гаилә әгъзаларының эш урыннары булу, гариза белән мөрәжәгать итүче гаилә әгъзасының бюджет өлкәсендә эшләве.
Өстенлекләре: торак өчен түләүнең еллык проценты 7%, учетка басканнан соң һәр туган бала өчен түләүнең 200 мең сумы чигерелә, шулай ук түләү өчен "Ана капиталы"н да кулланып була.
Программада катнашу буенча тулырак мәгълүмат алу өчен Сезне 2017 елның 24 март көнне, ягъни иртәгә сәгать 16.00га район башкарма комитетының утырышлар залына (Балтач штп, Ленин урамы 42 йорт, 3нче кат) чакырабыз яисә 2-61-44, 89196213160 телефоннары аша шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Нет комментариев